Атикам❤️ Зөлфәт Ерак әбекәй Мин аптырый идем элгәрерәк: «Нишләп соң ул Ерак Әбекәй!» Ничә бала үстек, мунчада ул Һәммәбезгә итте «чәбәкәй»! Бәет чыгарыша идем аңа, Һәм мин язган шигырь-мигырьгә Күз салгалый иде Сәйдә әбкәй. Әйтә иде: болай тилмермә! Син шигырьне озак уйлыйсыңмы? Бәй, такмакчы булмак ниятең? Әйдә, бераз искечәне укыйк! – «Яңалиф»ме, «Коръән» кирәкме? Соңрак белдем әткәй әнкәсенең Безгә Якын Әби булганын, Әнкәй әнкәсенең нишләптер гел Безгә Ерак Әби булганын... Без – бер көтү бала... Картаештык. Сора төрле географик киңлектә: – Бик кадерле кешең булдымы соң? – Ник булмасын? Ерак Әбекәй! ...Һәм аңладым Шушы дөньялыкта Йөри торгач озак каңгырап: Якын – Ерак арасы бик якын, Ерак белән Якын – бик ерак! ...Күңлем төште – зыяратта чакта Әнкәемнең тирән туфрагын – Ерак Әбекәйнең каберкәен Улы – минем абзый – миннән сорады... Мин кайтырга куркам инде хәзер. Мин әткәмнән беләм һәммәсен. Ләкин чал сакаллы бабай: – Минекеләр кайда? – димәсен! Ә Ерак Әбекәй ул – хәтеремдә, Кояшлы ул, нурлы, сөйкемле – Ул Әбекәй генә түгел бугай, Ул – татарның җаны шикелле!.. Кыйгач яңгыр Көттем синең килереңне, Могҗиза сыман көттем – Күпме көткән яңгырларым Кыйгачлап явып китте! Кыйгачлап яуган яңгыр да Гел үзең төсле булды – Күкрәп килде, яшьнәп килде... Әллә кая коелды!.. тагын: http://syuyumbike.ru/medeniyat/poeziya/?id=302